Ай дәвамында Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сакла" проекты гамәлгә ашырыла. Ул гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән эшләнде һәм гамәлгә ашырылып килә. Максаты - балаларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү.
Шушы көннәрдә, балалар һәм өлкәннәр планетаны сакларга өндәүче плакатлар ясады һәм аларны үзәк фойесында урнаштырды. Барлык килүчеләр аның белән танышып, мәгълүмат ала ала.
Яшь "экологлар" Халыкара Җир көненә багышланган чараларда актив катнаша. Балалар һәм учреждение хезмәткәрләре өчен "Экологик һәлакәт. Кире кайтара алмый торган нокта үтелде" документаль фильмы күрсәтелде.