Югары Осланның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль яраклаштыру буенча хезмәт күрсәтте

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген Югары Осланның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы гражданнар белән очрашу узды. 

Социаль яраклашу буенча биредә 12 эшсез гражданга дәүләт хезмәте күрсәтелде. Хезмәт алучылар арасында: инвалидлар, пенсия яшендәге затлар, ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан, штат кимү аркасында эшсез калган гражданнар бар иде. 

Чара барышында гражданнар мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү һ.б. юнәлешләр буенча мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International