ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Алабугада оештырылган иҗади тәҗрибәләр фестивалендә катнашты. 

Бүген Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

20нче май көнне Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.

Бүген Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

Кичә Алабугада  иҗат тәҗрибәләре республика фестивале узды. Ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Мондый масштаблы чараны оештыруга үз өлешен Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кертте. 

Бүген Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларында исәптә торучы балалар белән чираттагы дәресен үткәрде.

Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  Халыкара гаилә көненә багышланган чара оештырды. 

Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе психологы "хатирәләр белән эшләү" технологияләрен кулланып фильм карау оештырды.

Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге делегациясе: директор Светлана Шаехова, директор урынбасары Ләйсән Шакирова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Алабугада узган иҗади тәҗрибәләр фестивалендә катнашты. 

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Теләче районында булып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International