Кичә Алабугада иҗат тәҗрибәләре республика фестивале узды. Ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Мондый масштаблы чараны оештыруга үз өлешен Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кертте.
Фестивальнең беренче өлеше шәһәрнең мәдәният сараенда узды. Анда республиканың барлык районнарыннан социаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре җыелды. Алар өчен ярминкә формасында төрле мастер-класслар һәм күргәзмәләр эшләде.
Фестивальнең икенче яртысында учреждениеләр җитәкчеләре өчен инновацион технологияләр мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" оештырылды. Белгечләр, бу вакытта социаль учреңденияләрдә булып, мастер-классларда катнашып кайтты.