Лениногорск шәһәренең хезмәт базарында пешекче һәм кондитерларга ихтыяҗ зур

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада шәһәрнең 11 предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре катнашты.

Биредә сатучы-консультант, сәүдә залы кассиры, ЭВМ операторы, кухоня хезмәткәре, повар, кондитер, шофер, тегүче, лаборант-биолог, сәүдә залы администраторы, токарь, кадрлар бүлеге инспекторы, икътисадчы, шәфкать туташы һ. б. ихтыяҗ зур. 

Ярминкәдә барлыгы 117 кеше катнашты, шуларның 27се эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International