Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Теләче районында булып кайтты.
Биредә Министр гражданнарны кабул итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле рәвештә аңлатмалар бирде.
Шулай ук Эльмира Зарипова социаль яклау бүлегендә, халыкны эш белән тәэмин итү, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә булды.