20нче май көнне Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Бу көнне үз вакансияләрен районның зур предприятие вәкилләре тәкъдим итәчәк.
Ярминкә барышында һәр кешегә эшкә урнашу буенча белгечләр консультация бирәчәк.
Ярминкә Уруссу шәһәр тибындагы поселокта, Уруссу урамы 60нчы йорт адресы буенча урнашкан “Энергетик” мәдәният йортында узачак.
Башлана 9.00да.