Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Алабугада оештырылган иҗади тәҗрибәләр фестивалендә катнашты.
Фестиваль тернәкләндерү үзәкләре белгечләре катнашында ярминкә рәвешендә оештырылды.
Биредә һәр район үзенең эш ысулларын һәм алымнарын тәкъдим итте.
Фестиваль ахырында катнашучылар өчен социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына экскурсияләр узды.