Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге делегациясе: директор Светлана Шаехова, директор урынбасары Ләйсән Шакирова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Алабугада узган иҗади тәҗрибәләр фестивалендә катнашты.
Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар оештырылды, кулланылучы технологияләр тәкъдим ителде.
Көннең икенче яртысында катнашучылар эшләрен мәйданчыкларда дәвам итте.