ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кукмараның  "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды.

Кичә Алабугада узган республика иҗат тәҗрибәләре фестивале тернәкләндерү үзәкләреннән 300 әйдәп баручы белгеч җыйды.

Кичә Яңа Чишмәнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан акция үткәрде. 


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Алабугада узган республика иҗат тәҗрибәләре фестивале тернәкләндерү үзәкләренең әйдәп баручы белгечләрен җыйды.

4сеннән алып 13 нче майга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Яңа Чишмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде.

23еннән алып 31нче майга кадәр Министрлык вәкилләре Казан шәһәренең Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк.

Бүген Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсштү бүлегендә балалар ышаныч телефоны көненә багышланган ачык ишекләр көне үтте.

Шушы көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепьядагы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тернәкләнүчеләрне хәйрия концерты белән сөендерделәр.

Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тренинг элементлары белән дәрес үткәрде.

Бөгелмәдә яшәүче Елизаровлар гаиләсе Мәскәүдә узган  хәйрия концертында катнашып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International