ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә балигъ булмаган гражданнар өчен мини-ярминкә узды. 

Балаларны яклау көне уңаеннан Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре исәптә торучы балигъ булмаган балалар өчен бәйрәм оештырды.  

Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 10 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында шашка турниры булып узды.

Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге территориясендә "Балачак – бәхетле вакыт" чарасы узды.

Карамактагыларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, аларның интеллектуаль сәләтләрен ачу максаты белән Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шашка турниры узды. 

Бүген Бөгелмәнең  "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шашка турниры узды.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү психологы Наталья Емельянова яшүсмерләрдә үз сәламәтлегенә җитди караш формалаштыру максаты белән "Куркыныч элемтә" дәресен үткәрде.

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Әлфия Хөснетдинова балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан шәһәр музеена экскурсия оештырды.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Сабантуй" бәйрәме оештырды. 

"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы  Илиза Солтанова "Өйдә уйныйбыз" дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International