Карамактагыларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, аларның интеллектуаль сәләтләрен ачу максаты белән Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шашка турниры узды.
Нәтиҗәдә, тынгысыз көрәш җиңүчеләре итеп Лада Баннова, Арина Ахмеева һәм Максим Депутатов танылды.
Призлы урыннар алучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.