"Веста" үзәге карамагындагылар экскурсиядә булып кайтты

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Әлфия Хөснетдинова балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан шәһәр музеена экскурсия оештырды. Биредә социаль ярдәм күрсәтүгә алынган 20 бала катнашты. 

Экскурсовод күргәзмә заллары буенча йөртеп, балаларга тәкъдим ителгән экспонатлар турында сөйләде. Укучылар биредә шәһәр тарихы, аның үсеше, төзүче предприятиеләр белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International