Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен очрашу "Веста" үзәгендә узды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы  Илиза Солтанова "Өйдә уйныйбыз" дәресе үткәрде. Биредә мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты. 

Чараның максаты әти-әнирләрне көнкүреш әйберләр куллану аша баланың сәләтен ачарга өйрәтү.

Белгечләренең сүзләренә караганда, мөмкинлекләре чикле балаларның куллары белән тоюын кечкенәдән үк арттыру мөһим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International