Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә балигъ булмаган гражданнар өчен мини-ярминкә узды.
Ярминкәдә Әлмәтнең 3 предприятие һәм оешма вәкиле катнашты. Килүчеләргә алар 230 дан артык вакансия тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 303 бала катнашты. Чара йомгаклары буенча 30 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.