Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Сабантуй" бәйрәме оештырды.
Бәйрәмдә 57 бала, аларның әти-әниләре, шулай ук район башлыгы Васил Хаҗиев, башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгараев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.