Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге территориясендә "Балачак – бәхетле вакыт" чарасы узды.
Биредә ведомствоара карамакта торучы социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләр катнашты.
Чараның максаты бәйрәм атмосферасы булдыру һәм балаларның иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт иде. Бәйрәмдә 76 бала һәм 32 әти-әни катнашты.