Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 10 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында шашка турниры булып узды.
Педагоглар сүзләренә караганда, биредә балалар үзләренең сәләтләрен шашка уены аша күрсәтте.
Уен җиңүчеләргә грамоталар тапшыру белән тәмамланды.