ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубының” утырышы узды.  Аның эшендә шәһәрнең 11 оешмасы һәм берләшмәсеннән вәкилләр катнашты.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яшьләр көне уңаеннан өч көнлек марафон узды. 

Балалар Сабантуе кысаларында Бөгелмәнең "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре спорт чарасы үткәрде. 

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Татарстан Республикасында халыкны социаль яклау өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү  һәм аны популярлаштыру" темасына пресс-конференция узачак. 

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысыз калуны кисәтү кысаларында Түбән Каманың  "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үрсәтү бүлеге белгече Әлфия Хөснетдинова һәм Любовь Горюшева суда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп, дәрес үткәрде.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Законы нигезендә Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссия янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

21 һәм 23 июнь көннәрендә эшче төркем Казан шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтү объектларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен парковка урыннары булу-булмауны тикшерде. 

Кичә Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм биредә эшләүчеләрне эвакуацияләү буенча гамәли күнекмәләр үтте.

Шушы көннәрдә Кайбыч районында социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә багшыланган форум узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International