Шушы көннәрдә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубының” утырышы узды. Аның эшендә шәһәрнең 11 оешмасы һәм берләшмәсеннән вәкилләр катнашты.
Клуб утырышын директор урынбасары Эльмира Хуҗиева ачты. Ул “соры эш базары” темасына кагылды, 2016 елның 1 июленнән минималь эш хакының күләме турында сөйләде, шулай ук эш бирүчеләргә эш базарында кысырыклауны булдырмау, буш эш урыннар турында мәгълүматны яшермәү, алардагы хокукларны чикләү буенча хезмәтләрнең эшлекле сыйфатларын кимсетә торган якларны яшермәү турында аңлатты.
Аннары салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы чыгыш ясады. Ул 2016 елда салым түләү сроклары, мөлкәт һәм җир салымы исәбе, салым өлкәсенә кагылган закондагы үзгәрешләр, 2016 елдан кертеләчәк бердәм салым кәгазьләре турында сөйләде.
Клубның эшен мәшгульлек үзәге белгечләре дәвам итте. Үзәк тәкъдим итүче актив мәшгульлек программалары, хезмәт килешүен дәрес рәсмиләштерү, “Россиядә эш” интернет-порталы эшчәнлеге һәм “Бизнес класс” онлайн укыту проекты турында әйтеп үтте.
Эш бирүчеләр, үз чиратында, актив рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм киләчәктә узара бердәм эшләү турында теләкләрен әйтте.