Кичә Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм биредә эшләүчеләрне эвакуацияләү буенча гамәли күнекмәләр үтте.
Куелган күнегү нигезендә янгын сигнализациясе кушылды, беренче каттагы бүлмәләрнең берсендә янгын чыкты. Хезмәткәрләр барлык кешеләрне эвакуацияләп, янгынны сүндерегә кереште. Ананн соң бүлмәләрне калдырып, урамга чыкты.
Эвакуацияләү буенча гамәли күнекмәләр үтәүдә 11 хезмәткәр һәм карамактагы 10 кеше катнашты.