Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яшьләр көне уңаеннан өч көнлек марафон узды.
Беренче көнне 11нче мәктәп укучылары һәм приют карамагындагылар "Сүнгән шәмнәр шәһәре" буенча сәяхәт итте. Биредә һәр станциядә алар биремнәр үтәде.
Икенче көнне "Гаилә экспресс" "Сәламәт гаилә – сәламәт җәмгыять" фестивален ачты. Әлеге фестиваль ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләрен җайга салуга һәм гаиләнең уртак эшчәнлеген ныгытуга багышланган иде.
Ә марафон ахырында педагоглар һәм укучылар агитпоезд белән шәһәр урамнары буйлап йөрде, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәде.