Балалар Сабантуе кысаларында Бөгелмәнең "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре спорт чарасы үткәрде.
Очрашу гадәти булмаган форматта узды. Балалар командаларга бүленеп, "Форт Боярд" биремнәрен үтәде.
Биремнәр интеллектуаль якка гына түгел, тапкырлыкка һәм җитезлеккә юнәлтелгән иде.