Казан шәһәре объектларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен парковка урыннары булу-булмауны тикшерделәр

2016 елның 24 июне, җомга

21 һәм 23 июнь көннәрендә эшче төркем Казан шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтү объектларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен парковка урыннары булу-булмауны тикшерде. 

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт Комитеты, ЮХИДИ идарәсе, Россия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Төбәк штабы, ТРО "Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте" - "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятеннән вәкаләтле вәкилләр эшче төркем составына керде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International