Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысыз калуны кисәтү кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үрсәтү бүлеге белгече Әлфия Хөснетдинова һәм Любовь Горюшева суда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп, дәрес үткәрде. Биредә социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ 7-12 яшьлек балалар катнашты.
Әлеге чараның максаты балигъ булмаганнарга сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен хәбәр итү. Дәрес барышында малайлар һәм кызларны шулай ук бәхетсезлек очраклары белән таныштырдылар.