Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссия янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы булып оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре яңгырады.
Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; авыл хуҗалыгы; икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары. Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы вәкилләре катнашты.
Утырышта Казан, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләренең, Спасс районының бурычлы предприятиеләре эше каралды. Бирегә шулай ук аларның җитәкчеләре чакырылган иде.
Координация советының карары буенча предприятиеләр алдында бурычларын билгеләнгән срокка кадәр түләп бетерү шарты куелды.