Хезмәт базарындагы киеренкелекне булдырмау һәм халыкның керемен тәэмин итү максатыннан чыгып, “2016 елга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру” турында республикада дәүләт программасы кабул ителде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Татарстанда эшсез рәвешендә рәсми теркәлгән һәр кешегә 2гә якын вакансия туры килә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә сөйләде.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре арасында боулинг буенча мавыктыргыч ярышлар узды.
ТР төбәк Иҗтимагый оешма җитәкчесе Елена Елизарова Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чара оештырды.
Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре акция үткәрде. Әлеге акция социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны яңа банкнотларга символлар сайлау буенча тавыш бирүгә җәлеп итү максаты белән оештырды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Васильевна Мирошникова үзенең 89 яшен тутырды.
"Социаль туризм" программасы кысаларында Балтачның "Наз" социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булып кайтты.
Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Үзеңне сакла" программасы буенча дәресләр үткәрә.
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу узды.