Соңгы өч көндә генә предприятиеләр 674 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычларын кайтарды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә. Соңгы өч көндә генә предприятиеләр 674 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 

Шулай итеп, үз эшчәнлеген эшкәртү сәнәгатендә башкаручы Казан предприятиесе АҖ «ТЦ КаПО» 65 хезмәткәренә бурычының бер өлешен кайтарып, 468 мең сум күләмендә акча түләде. 

Шулай ук, Мамадыш РайПО 87 хезмәткәренә 206 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын кайтарды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International