Татарстанда эшсез рәвешендә рәсми теркәлгән һәр кешегә 2гә якын вакансия туры килә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә сөйләде.
Татарстан Республикасында хезмәт базары торышы хәзерге вакытта чагыштырмача тотрыклы булып санала. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2016нчы елның апрель–июнь айларында икътисади актив халык саны 2 миллионнан артык булган. Шуларның 1 миллионнан артыгы эш урыннарында мәшгуль булса, 81 меңе эшсез торган, ләкин актив рәвештә яңа эш урыны эзләгән.
"Республика халыкны эшкә урнаштыру буенча беренчеләр рәтендә тора. Татарстанда март–май айларында гомуми эшсезлек дәрәҗәсе Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән кимрәк иде. 2016нчы елның гыйнвар–июнь айларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 40 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 23 меңнән артыгы эшкә урнаштырылды. 26 июль көненә 15 меңнән артык эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 (ноль бөтен йөздән җитмеш дүрт) процентны тәшкил итте. Татарстан Республикасы буенча карганда, эшсезлек дәрәҗәсе 0,24%тан 1,39%ка кадәр аралыкта исәпләнә. Ә иң аз күрсәткеч Актаныш (0,29%) һәм Питрәч (0,36%) районнарында. Моношәһәрләрдә эшсезлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: Яшел Үзән шәһәрендә – 2,9%; Менделеевскта – 1,26%; Алабугада – 1,17%; Яр Чаллыда – 0,73%; Түбән Камада – 0,86%; Кама Аланында – 2,66%; Чистайда – 1,30%", - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.