Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре акция үткәрде. Әлеге акция социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны яңа банкнотларга символлар сайлау буенча тавыш бирүгә җәлеп итү максаты белән оештырды.
Чара кысаларында социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар тавыш бирү тәртибе белән танышты һәм үзләре дә тавыш бирде.