Алабуганың интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Васильевна Мирошникова үзенең 89 яшен тутырды. 

Бу бәйрәмгә биредә яшәүчеләр алдан ук әзерләнде. Ә Клавдия Васильевна хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева белән берлектә "самбусу" ашамлыгын пешерде. 

Ветеранны бәйрәм табыны артында дуслары һәм  учреждение хезмәткәрләре котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International