Хезмәт базарындагы киеренкелекне булдырмау һәм халыкның керемен тәэмин итү максатыннан чыгып, “2016 елга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру” турында республикада дәүләт программасы кабул ителде. Кризиска каршы булган бу программа турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Бу программада алдан һөнәри укыту буенча чаралар каралган. Анда эштән чыгу куркынычы булган хезмәткәрләр укый алачак. Биредә биш меңнән артык кешегә белем бирү планлаштырыла. Алдан укыту программасы федераль һәм республика бюджетыннан оешмаларга субсидияләр бирү юлы белән башкарылачак. Субсидия үз программалары, проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булган предприятиеләргә биреләчәк.
"Республикабыз хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны уңышлы башкаручы булып санала. Татарстан тәҗрибәсе һәм гамәлгә ашырыла торган чаралар нәтиҗәсе Россия Федерациясе хакимият органнары тарафыннан югары бәяләнә һәм өйрәнелә", - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.