Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре арасында боулинг буенча мавыктыргыч ярышлар узды.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, уен күңел ачу чарасы гына түгел, тернәкләнү ысулы да. Уеннар, үз чиратында, мускуллар эшчәнлеген яхшыртырга булыша, ә боулинг ярдәме белән тоту көче яхшыра, бармаклар тыңлый башлый.