Балтачның "Наз" үзәгендә тернәкләнүчеләр Г.Тукай музеенда булып кайтты

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

"Социаль туризм" программасы кысаларында Балтачның "Наз" социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булып кайтты. 

Өлкәннәр язма материаллар, китаплар, фотосурәтләр, авыл һәм шәһәр көнкүреше әйберләрен күреп, язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнде.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмәт белән күбрәк танышырга, яңалыклар тупларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International