ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

"Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәйрүзә Вәлиева алга таба карамактагыларга мәгълүмат җиткерү максаты белән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен дәрес уздырды.  

Шушы көннәрдә Сарманда ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе старт алды. 


13
август, 2016 ел
шимбә

Бүген  Балтач җирлегендә яшәүче Калимуллина Нәкыя Калимулловнага 90 яшь тулды.


12
август, 2016 ел
җомга

Бүген "Талантлар салават күпере"  конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамлана. Ул психоневрологик интернатларда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында уза.

Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Скакалка" балалар бәйрәмнәре оештыру студиясе, "Киндерленд" күңел ачу үзәге белән берлектә  "Сосновка" сәламәтләндерү лагеренда һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды. 

Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют базасында Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре “Балигъ булмаган балалар өчен ял вакытында кулинария мәктәбе” социаль технологиясенә кабаттан апробация үткәрде.

Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һөнәри белем бирү уку йорталарын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды.

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәтеш районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрү дәвам итә. 

Яр Чаллыда сентябрьдә инде традициягә әверелгән региональ "Робинзон" хәрби-патриотик слет узачак. Чара балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр карамагындагы балалалар өчен уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International