Бүген "Талантлар салават күпере" конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамлана. Ул психоневрологик интернатларда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында уза. Оештыручысы – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Беренче этапта жюри әгъзалары тәрбияләнүчеләрнең үзешчән сәнгать номерларын һәм иҗади эшләрнен бәяләп, җиңүчеләрне билгеләде. Аннан соң психоневрологик интернатлар катнашучыларга анкеталар тутырып, аларны тәкъдим итте.
Конкурсның икенче этабы 19 август көнне Алабуга шәһәрендә узачак. Һәр катнашучы "Вокал", "Нәфис сүз", "Хореография", "Үзенчәлекле жанр", "Декоратив-гамәли иҗат", "Рәсем", "Концерт һәм шоу-программаларны алып баручы" номинацияләре буенча чыгыш ясый алачак.
Финал җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.