Тәтеш районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрү дәвам итә.
Төзелгән графикка нигезләнеп, бу көннәрдә тагын бер рейд уздырылды. Аның барышында делегация 11 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 5 гаиләдә булды. Әти-әниләр белән профилактик консультацияләр үткәрелде, торак-көнкүреш шартларны бәяләүче актлар төзелде.