17 августта Лениногорскта гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.
Нурлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен һөнәри укыту оештыра.
“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты "Татарстан Командасы" иҗтимагый инициативасы проектына кушылды.
Үткән атнада Тәтеш районының Нармон авыл җирлегендә яшәүче 70 яшьтән узган өлкән гражданнарның, 1 һәм 2 группа инвалидларның яшәгән торак йортлары тикшерелде.
Биектау районында яшәүче мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара оештырдылар.
Бүген Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Террорчылыкка юл юк” исеме астында асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә "Чәчтараш" һөнәрен алу буенча курслар оештырылды.
Шушы көннәрдә Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ел саен үткәрелә торган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кунакларын кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендә чыккан 741 нче номерлы күрсәтмәсенә таянып Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе һәм белгечләре рейдлар уздырды.