Тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

2016 елның 13 августы, шимбә

Бүген  Балтач җирлегендә яшәүче Калимуллина Нәкыя Калимулловнага 90 яшь тулды.

Аны котлап Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, «Кара Күл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фирдәүсә Фәрхетдиновалар изге теләкләрен җиткерде.

Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International