Питрәчнең "Шатлык" приютында яңа социаль технология тәкъдим иттеләр

2016 елның 12 августы, җомга

Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют базасында Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре “Балигъ булмаган балалар өчен ял вакытында кулинария мәктәбе” социаль технологиясенә кабаттан апробация үткәрде.

Дәрес 9-13 яшьлек балаларның һөнәри юнәлешен чагылдырган уеннар, шулай ук “Өй шартларындагы карвинг элементлары” темасына гамәли эшне үз эченә алган иде. Балалар бәйрәм табынына алмадан аккошлар кисте, груша һәм виноградтан керпе ясады.

Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, дәрес барышында балаларда бер-берсенә карата ышану хисе арта, кумәкләшу формалаша. Алар аш әзерләүнең төп процессын үзләштерә, үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә һәм пөхтәлеккә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International