"Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәйрүзә Вәлиева алга таба карамактагыларга мәгълүмат җиткерү максаты белән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен дәрес уздырды.
Чараның максаты - мөмкинлекләре чикле затларның юл хәрәкәте буенча белемнәрен тирәнәйтү.
Дәрес барышында Фәйрүзә Вәлиева мисаллар китереп, куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртте.