Чаллыда 15 предприятие үз вакансияләрен тәкъдим итте

2016 елның 12 августы, җомга

Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һөнәри белем бирү уку йорталарын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Эш эзләүчеләр белән очрашырга шәһәрнең 15 оешмасыннан кадрлар белән эшләү белгечләре чакырылган иде: ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы, ПАҖ “КАМАЗ” Автомобиль заводы, ҖЧҖ “Леон”, ПАҖ “Ростелеком”, ҖЧҖ “ВОК-Чаллы”, ҖЧҖ “Радиус-98”, ПАҖ “КАМАЗ” Кою заводы, ПАҖ “КАМАЗ” Тимерчелек заводы һәм башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннары тәкъдим итте: тәрбияче, менеджер, музыка җитәкчесе, инглиз теле укытучысы, участок мастеры, шәфкать туташы, кече тәрбияче, агач  өлгеләре буенча модельчы, металл кайнарлаучы, металлны юучы-киптерүче, тракторчы, термист, җир эшкәртүче, металл коючы, газ белән кисүче, бетончы, автоматчы, тимерче-бастыручы, лаборант, келәтче, йөк җайланмарын йөртүче, ут һәм газ белән эретеп ябыштурычы, токарь, слесарь-ремонтчы, элетромонтер, стропальщик, буяучы, укчы һәм башкалар.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үткәрү вакытына барлыгы 4500 буш эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә 111 кеше килде, алга таба эшкә керү өчен теләге булган катнашучыларга юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International