Шушы көннәрдә "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмә үзәгендә "Алтын көз" социаль программалар конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге конкурсның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән социаль-тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү торды. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды: "Гаилә тарихы", "Иҗат шатлыгы", "Икенче сулыш", "Буыннар диалогы".
Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Югары Ослан, Чистай, Баулы районы һәм Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әйтеп узырга кирәк, әлеге чара 2012 елдан бирле оештырылып килә.