Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре министр Эльмира Зарипова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы массакүләм "Милләтләр кроссы-2016" ярышында катнашты.
Әйтеп узырга кирәк, "Милләтләр кроссы" 2004 нче елдан бирле үткәрелә. Бу Россия Федерациясе территориясендә буларак иң массакүләм һәм зур масштаблы спорт чарасы дип билгеләнә.
Шулай итеп, кросс нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова хатын-кызлар арасында өченче урынны яулады.
Билгеләп үтик, Эльмира Зарипова элеге чарада беренче тапкыр гына катнашмый. Узган ел ул гаилә ярышына балалары белән килгән иде.
Чара җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле бүләкләр тапшыруы белән тәмамланды.