Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты тәрбияләнүчеләре җирле полиция бүлегендә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә булып кайттылар.
Экскурсия барышында балалар полиция хезмәткәрләренең эше белән танышты.
Шулай ук, музейда полиция ветераны Эдуард Сафронов элекке елларда полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
Социаль приют педагогы Татьяна Гурьева сүзләре буенча, мондый экскурсияләр һөнәри юнәлеш бирү характеры гына йөртми, әлеге чаралар балигъ булмаганнарда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.