Яр Чаллы "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга - Юк!" айлык кысаларында “Мин яратам туган илемне, Ватаным белән горурланам” исемендәге чара уздырылды.
Балалар тәрбияче Наталья Савайтан белән бергә “Россия буенча сәяхәт иттеләр”. Зур теләк белән “Без барсыннан да көчлерәк” уенын уйнадылар, төрле видеороликлар карадылар.
Чара азагында барлык катнашучы да истәлеккә фото төште.