"Кояшкай" тернәкләндерү үзәге психологы Пертра уеннар комплексын кулланып ачык дәрес уздырды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Гүзәл Салиманова “Фигуралар дөньясын өйрәнәбез” дип исемләнгән ачык дәрес уздырды.

Әйтеп узырга кирәк, үзәкнең коррекцион блогындагы “Пертра” җыелмасы  балаларның предмет дөньясын өйрәнүдә ярдәм итә. Универсал уку гамәлләрен үстерү һәм формалаштыру төп максат итеп куелган.

Шулай ук, дәрес барышында балалар “Төркемчелек”, “Охшаш һәм төрле” тартмалары аша белемнәрен арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International