25 нче сентябрь көнне сәгать 11:00 "Крылья Советов" паркында Халыкара саңгыраулар көненә багышланган чара узачак. Чараның оештыручылары булып Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Совет районы администрациясе, Казан саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен Ласточкина Е.Г. исемендәге мәктәп-интернаты һ.б. торды.
Чара кысаларында бәйрәм концерты, балалар өчен мастер-класслар планлаштырылган. Бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда катнашып, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнә алачак.
Шулай ук, "Мир" кинотеатрында сәгать17.00 "Услышь меня" дип исемләнгән документаль фильмының премьерасы узачак. Трансляция илнең 40 шәһәрендә барачак.