ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында спорт чарасы үткәрелде.

Куныр авылында яшәүче Зөлхәбирә Гыйлман кызы Набиевага 28 нче сентябрь көнне 90 яшь тулды.

Бүген Баулыда "Игелек поезды" акциясе узды. Әлеге чара кысаларында 15 аз керемле пенсионерга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алынган яшелчәләр өйләренә бушлай илтеп бирелде.

 

Балтач бистәсендә 16 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветеранының гаилә әгъзаларына тантаналы рәвештә йорт тапшырылды.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты "ЛУКОЙЛ" социаль проектлар бәйгесендә катнашты. Әлеге чараның оештыручысы булып "РИТЭК" ААҖ торды.

Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге физик культурасы инструкторы Гөлчәчәк Шакирҗанова 2нче коррекция төркеме балалары белән "Медицина сәгате" үткәрде.

Бүген Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты администрациясе тарафыннан учреждение карамагындагы өлкәннәр һәм ветеран-хезмәткәрләренә бәйрәм концерты оештырылды.

 

Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасы уңышлы старт алды.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Изге очрашулар" клубында чара уздырды.

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Орион"  комплекслы үзәге белән берлектә "Мәктәп чоры" гаилә квест-уены оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International