Бүген Баулыда "Игелек поезды" акциясе узды. Әлеге чара кысаларында 15 аз керемле пенсионерга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алынган яшелчәләр өйләренә бушлай илтеп бирелде.
Әлеге акциянең оештыручылары булып социаль яклау бүлеге җитәкчесе, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, "Яшьләр дөньясы" күппрофильле яшьләр үзәге волонтерлары торды.